#ВерхнекудашевскаяСельскаяМодельнаяБиблиотека
#ГодПедагогаНаставника
Төбәгебез күрке Венера Әнгам кызына
Сез – табибә түгел, профессор да,
Һәр йөрәккә дәва табасыз.
Тирән хөрмәт һәм олылау белән
Күңелләргә тәрәз кагасыз.Кирпеч калынлыгы китап язган
шагыйрә дә түгел үзегез.
Гомер буе җанга җылы бирә
Авыр чакта әйткән сүзегез.Сез фәрештә, йә әүлия микән?
Сез Тереза-Ана, мөгаен,
Сезнең игътибарга мохтаҗ затлар
Килеп чыгып тора көн саен.
Һәр йөрәккә дәва табасыз.
Тирән хөрмәт һәм олылау белән
Күңелләргә тәрәз кагасыз.Кирпеч калынлыгы китап язган
шагыйрә дә түгел үзегез.
Гомер буе җанга җылы бирә
Авыр чакта әйткән сүзегез.Сез фәрештә, йә әүлия микән?
Сез Тереза-Ана, мөгаен,
Сезнең игътибарга мохтаҗ затлар
Килеп чыгып тора көн саен.
Иренмисез, кырык эшне ташлап,
Бәйрәмнәргә чыгып чабасыз.
Өч яшьлеккә ия гомерегез,
Сездәге дәрт – дәрман чамасыз.
Кодаш мәктәбенең легендасы,
Мактанычы булып төбәкнең
Уфаларга барып чаң сугасыз,
Сискәндереп һәрбер йөрәкне.
Кешеләрне ихлас зурлавыгыз,
Үзегезгә кайтыр нур булып.
Сез яшисез сүрелмәс дәрт булып,
Сез яшисез моңлы җыр булып.
Ләйсән Кәшфи,
8 ноябрь, 2023 ел